Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яналар...

Шәһәрдә яшәүчеләре күченгән авария йортларында янгыннар хәзер күп чыга.

Узган төндә генә дә (25 февраль) Солнечная урамының 4нче һәм 6нчы йортларында аллы-артлы гына янгын чыкты. 00.35 сәгатьтә чыккан беренче янгынны очраклы күргән кеше шалтыратып хәбәр итә. Ачыкланганча, икенче катта 20 кв.метрда чүп-чар яна. Урынга барып җиткән 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре  утны минутлар эчендә сүндерә. Шунда ук икенче йортта да янгын чыга. Монда да чүп-чар янган була.

Ел башыннан шундый йортларда 17 янгын очрагы булды инде. Ут кабуларның сәбәбе әлегә билгесез. Әмма, ничек кенә булмасын, янгын сагы бүлекчәләренә һәр бару зур чыгымнар таләп итә. Ә бит алар башка җитдиерәк  гадәттән тыш хәлләрне юкка чыгару өчен кирәк.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев