Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янаган өчен реаль срок

Прокурор кисәтә!

– Үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янаучыга хәзер РФ Җинаятьләр кодексының 119нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча җаваплылык каралган, – дип аңлата Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Алсу Захарова. – Әмма җаваплылык бу янауларны гамәлгә ашыру өчен нигез булган очракта башлана. Янау – зыян күрүчене куркытуга юнәлтелгән психик йогынты ясау ысулы.

Янау телдән, язма рәвештә, шул исәптән элемтә чараларын кулланып, гамәлләр белән белдерелгән булырга мөмкин. Янауның турыдан-туры зыян күрүченең үзенә, йә якыннары яки танышлары аша җиткерелүе дә бар.

Аның чынбарлыгын бәяләү өчен гаепле һәм зыян күрүченең үзара мөнәсәбәте, сәбәбенең җитдилеге, янаучы шәхес, коралны демонстрацияләү һ. б. әһәмияткә ия.
Җинаятьләр кодексы буенча, әгәр янау очрагы чынлап та дәлилләнсә, гаепләнүче 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Бу – максималь срок.
Янадыңмы, реаль срок алуыңны көт тә тор, закон хәзер шул хакта сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев