Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яман шеш үсешенең төп факторлары

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-онкологы Андрей Каприн яман шеш үсүгә китерүче төп факторлар турында сөйләде. Бу хакта ул чәршәмбе, 4 сентябрьдә, Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумда чыгыш ясаганда әйтте.

«Якынча 15% - безнең генотип булуын аңларга тиешбез, ә калганы — безнең яшәү рәвеше», — дип сөйли медик.
Ул билгеләп үткәнчә, яман шеш барлыкка килүгә китергән төп факторлар — тәмәке тарту, хәмерне чамадан тыш куллану һәм кешенең папиллома вирусы. Каприн сүзләренә караганда, онкология авыруларын шулай ук төрле химик матдәләр, әйтик, Асбест яки буягычлар белән китереп чыгарырга мөмкин. Ә кайбер очракларда яман шеш үсешенә кызыл итне чамадан тыш артык куллану да ярдәм итә, дип өстәде белгеч.
Августта онкологлар яман шешнең 12 төп симптомын атады. Әйтик, ашказаны-эчәк тракты бозылу, озак вакытка сузылган диарея - калын яки юка эчәклектәге яман шешне китереп чыгарырга сәләтле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев