Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялгыш юлга баскан студент

Яшел Үзән шәһәр суды гаиләсен авыр матди хәлдән чыгару өчен наркотиклар сатуга керешкән 17 яшьлек егеткә карар чыгарды.

Бу егетнең әти-әнисе финанс проблемалары кичергән булган.  Аларга ярдәм итү максатыннан чыгып, шәһәрнең урта махсус белем бирү учреждениесендә укучы студент Интернет челтәренә эш эзләп игълан урнаштыра. Озак та үтми аңа эш – наркотик матдәләр закладчигы булырга тәкъдим итәләр.
Егет ризалашып, «синтетика»ның зур партиясен сатып ала һәм  заман коммуникациясе чараларын кулланып, «кайф» яратучыларга сата башлый. Үзе наркотиклар кулланмый.  Уку йортында да әйбәт исәптә була. Законсыз юл белән аңа озак эшләргә туры килми, наркополицейскийлар игътибарын җәлеп итә.
Оператив-эзләү чаралары барышында егетне тоткарлыйлар. Шәхси досмотр нәтиҗәсендә аңарда сату өчен әзерләп куелган  көчле наркотик матдә салынган 20 төргәк табып алына. Аның ата-аналары һәм укытучылары  моны ишетеп, шок хәлендә кала.
Суд чыгарган карар нигезендә хәзер бу егеткә 4 ел колониядә утырырга туры киләчәк.

Лилиана Куликова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотики Торговал наркотиками