Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган кредит бирүчеләр ишәя

19 октябрьдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 180 мең сум кредит алу өчен сайт аша онлайн-гариза биреп 126 мең сум акчасын югалткан яшел үзәнле мөрәҗәгать итә. Өч көн дәвамында ул мошенниклар ни куша, шуны үтәгән.

Алар аңардан страховкага дип тә, курьер хезмәтенә түләргә кирәк дип тә акча суырган. Зыян күрүче сүзләренә караганда, аңа фатирында ремонт ясап бетерергә акча бик кирәк булган, шуңа күрә үзенең соңгы акчаларын биреп, таныш-белешләреннән һәм туганнарыннан акча җыеп, ялган банкирлар хезмәтенә түләгән.

Банк офисында  кредит ала алмагач, 49 яшьлек хатын кредит учреждениеләренең берсендә сайт аша  онлайн гариза калдыра. Озакламый аңа ниндидер Алина Алексеевна шалтыратып, гаризаның каралуын һәм кредит биреләчәген хәбәр итә. Әмма моның өчен 3500 сум күләмендә взнос түләргә кирәклеген дә белдерә. Хатын моның нинди взнос булуын тикшереп-нитеп тормыйча,  терминал аша Алина Алексеевнага  акча күчерә. Ә тегесе аңа  озак­ламый банкның иминлек хезмәте хезмәткәре шалтыратачагын да әйтә.  Икенче көнне  шундый кеше шалтыратып, аңардан акчаның ни өчен алынуы һәм табышы белән кызыксына.  Хатын үзе турында барысын да сөйли – кайда яшәвен, табышының күпме булуын, гаиләсе һәм милке турында да онытмый. Болардан соң «иминлек хезмәте» җитәкчесе кредит алу өчен страховка түләргә кирәклеген аңлата. Мошенник бу хатынга якындагы банкоматка барырга кушып,  аңа ничек акчаны күчерергә өйрәтә. Шулай итеп, кредит алырга теләүче хатын 19 мең сум акчасын үз куллары белән мошенникларга күчерә.
«Заемчыга» икенче шалтырату банк «экономистыннан» булып чыга. Виктория Николаевна атлы экономист  курьер хезмәте өчен 20400 сум түләргә кирәклеген хәбәр итә.  Хатынның инде түләрлек акчасы да булмый.  Әмма ул акча табарга сүз бирә.  Аңа ашыгырга кушалар, чөнки кредитлауга гариза 12  сәгать кенә актив булырга тиеш була...
Икенче көнне иртән-иртүк  хатын  танышыннан бурычка акча алып торып, курьер хезмәте өчен  түли.  Әмма озакламый аның соңга калуы ачыклана – «иминлек хезмәте» хезмәткәре  гаризаның юкка чыгарылуын хәбәр итә, чөнки  ул килешүгә кул куярга өлгермәгән.
– Сезгә тагын кредитның страховой өлеше өчен түләргә кирәк, – ди моңа мошенник. Һәм хатын тагын шул ук схема буенча  страховка өчен 21 мең сумын  һәм курьер өчен 20 мең сумын түли. Акчаны икенче танышыннан ала.
Өченче көнне – 18 октябрьдә «банкирлар» шалтыратуларын дәвам итә. Экономист Виктория Николаевна кредит килешүенә әле булса да кул куелмавына гаҗәпләнә һәм тагын страховка һәм курьер хезмәтенә түләргә кирәклеген аңлата. Хатын тагын ризалаша. Аның кулында туганының банк картасы була һәм ул, аннан 40 мең сум акча алып, аны мошенниклар исәбенә җибәрә.
Виктория Николаевна акчаның картага шул минутларда ук килеп җитәчәген вәгъдә итә. Әмма  яшел үзәнле генә кредитны көтеп бетерә алмый. Ул үзенең алданганлыгын аңлап, полициягә гариза яза.
Хәзерге вакытта бу факт буенча РФ УКның 159нчы маддәсендәге 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (мошенниклык). Полиция хезмәткәрләре  җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау буенча чаралар үткәрә. Баштагы шалтыратуларның Мәскәү өлкәсеннән булуы ачыкланган...
 

Лилиана Славкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев