Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган аракы сату турында хәбәр итеп, акча алган

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм эчке эшләр хезмәткәрләре шәһәребез кафеларының берсендә административ тикшерү уздырган вакытта лицензиясез алкоголь эчемлеге сатылу очрагын ачыклаган.

Контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин аңлатуынча, бу кафеның бар стойкасы янындагы витринага сатуга куелган  13 төрле алкоголь продукциясе арасында маркировкасыз эчемлек салынган графиннар да торган. Бу продукциянең сату өчен куелмавы турында бернинди дә информация табылмаган. Графиннарның барысы да ачык булган. Мөгаен, алкогольне монда бүлеп сатканнардыр. Әмма  кафе хуҗасы  әлеге эчемлекнең монда сату өчен түгел, ә матурлык өчен генә куелуын раслаган.
Шикле кафеның аны сатуга лицензиясе дә, документлары да булмаган.
Алкоголь эчемлегенең маркировкасын база буенча тикшерү дә аның  төрле вакытта Яшел Үзән һәм Волжск сәүдә челтәрләреннән  сатып алынганлыгы ачыкланган.
Тикшерүчеләр кафедан алынган барлык үрнәкләрне дә экспертизага җибәргән һәм шуларның нәтиҗәсе буенча карар чыгарылачак.
Шуны да билгеләргә кирәк, бу кафеда лицензиясез аракы сатылу турында мәгълүмат Татарстан Республикасының «Халык контроле» информацион системасы аша килгән. Димәк, хәбәр җибәрүчегә  акчалата бүләк биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев