Кичә,19 сентябрьдә 20 сәгать 20 минутта Йошкар-Ола - Күлбаш юлында 35 яшьлек БМВ автомобилен йөртүче Зур Ключидән Раифа ягына килгәндә 30 яшьлек ирне бәрдерә.
Мәгълүматларга караганда җәяүле юлны аркылы чыккан. Киемендә ут кайтаргыч булмаган. Автомобиль кеше бәрдергәч, юлдан төшеп киткән һәм бетон стеллага барып бәрелгән. Ә зыян күрүче җәяүле Яшел Үзән дәваханәсендә үлгән.
Нет комментариев