Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәяүлене бәрдергән! Юл кырысрак үтә

9 декабрьдә Островский урамында «Тойота Рав4» автомобилен йөртүче 31 яшьлек ир юлдан чыгып барган 52 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Автомобильнең Молодежная урамы ягыннан Октябрьская урамына таба барган вакыты булган.

Бәрдерелгән җәяүленең күкрәгенә, умыртка сөягенә зыян килеп, аны ашыгыч ярдәм хезмәте травматология бүлегенә алып киткән. 
Шәһәрнең бу районында, бигрәк тә, Октябрьская урамында, автомобильчеләр, гадәттә, җәяүлеләргә юлдан чыгарга өстенлек бирми. Нәтиҗәдә, менә шундый фаҗигаләр еш чыга. Шуңа күрә, машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә бик игътибарлы булырга кирәк. Бәла-каза аяк астында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев