Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яланаяк йөрер вакыт та бит...

Җәй, эссе, ә син яланаяк йөрергә яхшысынмыйсың, чөнки тырнагыңда гөмбәчек «чәчәк ата», уңайсыз... шуны дәвалауның өч ысулын укып карагыз әле, бәлки кайсы да булса ярдәм итәр.

  1.  1 аш кашыгы нашатырь спиртын бер стакан суда болгатыгыз. Әлеге катнашмада синтетикадан кала теләсә нинди чүпрәкне юешләтегез һәм авыру бармакны шуның белән чорнап, өстеннән целлофан пакет, аннары оек киегез. Моны 5 көн дәвамында эшләргә кирәк. 
  2.  Мазь ясап карагыз: ул чи тавык йомыркасы, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 1 аш кашыгы үсемлек мае һәм 1 чәй кашыгы диметилфталаттан ясала. Барлык компонентларны кушып яхшылап болгатырга кирәк. Катнашманы суыткычта сакларга. Кич, йокларга ятар алдыннан зарарланган тырнакка сыларга, целлофан пакет һәм аның өстеннән оек кияргә. Бер атнадан гөмбә җиңелергә тиеш.
  3.  Гөмбәчекле тырнакка 20 процентлы спиртта прополис төнәтмәсен ышкырга. Тиздән зарарланган тырнак төшеп, урынына яңасы үсәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X