Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ял көннәрендә Үзәк Россиядә бураннар көтелә

Урыны белән кар катламы 15 сантиметрга кадәр җитүе көтелә.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Ял көннәрендә Үзәк Россиядә бураннар көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге Үзәк федераль округ кешеләрен көчле кар яву турында кисәтә.

21 һәм 22 апрельдә Үзәк Россиянең күпчелек өлкәләрендә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге 15-22 м/с ка кадәр артачак.

Синоптиклар Үзәк федераль өлкәнең төньягында, Мәскәү өлкәсендә карлы яңгыр булачак дип фаразлый. Урыны белән кар катламы 15 сантиметрга кадәр җитүе көтелә.

Якшәмбе көнне төнге температура минус ике градуска кадәр төшү ихтимал. Көндез икедән сигез градуска кадәр җылы булу көтелә. Дүшәмбегә каршы төндә температура алты градус салкынга кадәр төшәр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск буран погода на выходные синоптики сообщили

2
X