Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ял иткәндә тик ятмагыз

Ял көннәре ни өчен бирелә инде безгә?! Әлбәттә өйдә эшләр өчен! Менә кышка салат ясап карагыз әле.

Кышка дөгеле салат ясыйбыз.

Кирәк булачак:

Помидор – 300 г,

Кәбестә - 400 г,

Кишер – 2 д,

Башлы суган – 2 д,

Дөге – 200 г,

Сарымсак – 2 тр,

Үсемлек мае – 100 мл,

Серкә – 3 аш.к,

Тоз – 0,5 чәй кашыгы,

Шикәр комы – 1 чәй кашыгы,

Тәмләткечләр – тәменчә куллану.

Әзерләү процессы:

Яшелчәләрне чистартабыз һәм юабыз. Суганны ярымтүгәрәкләргә, кишерне шакмаклап, кәбестәне озынча турыйбыз. Тирән табага үсемлек мае салабыз һәм кызганын көтәбез. Табага суган, кишерне салып, йомшак хәләткә килгәнчә кыздырабыз.

Табага туралган кәбестәне салабыз. Кәбестә пешкәннән соң шакмаклап туралган помидорны өстибез. Помидорларның сулары чыксын өчен, 7-10 минут әкрен утта пешерәбез. Салатны болгатырга онытмыйбыз.

Дөге салып җибәрәбез. Тоз, шикәр комы, сарымсак, тәмләткечләр салабыз, ул салатның кислотасын алачак.  Барысын бергә болгатабыз һәм 25 минут пешерәбез. Әгәр дөге үзенә суны җыйган булса, бераз кайнаган су салып җибәрегез, алайса салат коры булырга мөмкин. Хәзер менә серкәне салып җибәрәбез һәм 2-5 минутка утта калдырабыз.

Әзер салатны парланган банкаларга салабыз һәм капкач белән ябып куябыз.

Рецепт Салават күпере редакциясеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев