Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода укый да, ял да итә беләләр

Мәктәп – белем учагы.Укыйбыз да, язабыз да, белем алабыз. Бәйрәмнәр дә үткәрәбез.

Мәктәбебез Яшел Үзән районының иң матур җирендә, Васильево бистәсендә урнашкан. Идел ярларында балкып, үзенә тартып тора.Уку алдынгалары,олимпиадада җиңүчеләр, спортсменнар белән дә горурланырлык.
Әти-әниләр белән дә тыгыз мөгаләмәдә яшибез. Бүген дә “Ягез әле, әтиләр” исемле ярыш үткәрдек. Эштән соң арып кайтырлар да, килмәсләр инде дип тә борчылдык. Юк, арымаганнар икән алар. Бик теләп, бик шатланып килделәр. Әтиләре белән уллары, кызлары да йөгерде, сикерде, шатланды, көлде. Ә әниләр читтән генә карап, бәхетле елмаеп, гаиләләренә сокланып карап утырды.
Ярыш бер мизгел кебек үтеп китте. Спорт залы балаларның шат тавышлары белән гөрләп торды. Уеннар беткәч, җиңүчеләр билгеләнде, мактау грамоталары тапшырылды. Ә аннары, түгәрәк өстәл артында бәйрәм белән котлап, әтиләргә чәй эчердек.
Әтиләребез шатланып, баларын җитәкләп, тагын да киләбез әле, бу безгә 23 февральгә зур бүләк булды дип, рәхмәтләр әйтеп, өйләренә таралышты.
Балачак артта калса да, алар бүген балачакка кайтып килделәр.
 

Мөнирә Рәхимова,
Васильевоның 3нче мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Васильево Школа дети