Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якын, кадерле кешем

Әни. Нинди кадерле, якын, ягымлы сүз бу.

Сезгә әнием Рәшидә Вилданованың гаҗәеп язмышы турында сөйлисем килә. Ул Акъегет авылында нык тормышлы эшмәкәр гаиләсендә туып үскән. Әти-әнисе, ике абыйсы иркәләп, яратып кына үстерә үзен, мәктәптә дә иң яхшы укучылар рәтендә була.
Сугыш елларын әнием күз яшьләре, калтыраган тавышы белән искә ала. Яшүсмер вакытта Яшел Үзәндә хәрби заводта 15нче цехта эшли. Укытучы булырга хыяллана, әмма хисапчы һөнәрен үзләштерә. Кияүгә чыгып, «декабрист хатыны» кебек, 1955 елда әтием белән Кыр­гызстанга китеп бара. Аны анда яшь белгеч буларак, күмер шахталарын үзләштерергә җибәрәләр. Әнием тауларда хәрбиләшкән коткаручылар частенә хисапчы булып эшкә урнаша. 
Әтием белән алар 50 ел бергә тигезлектә, мәхәббәттә гомер кичерә. Дүрт кызлары туа: Эльвира, Светлана, Люция һәм Луиза. Мәктәпне бетерүгә, әниләренең күптәнге хыялын тормышка ашырып, һәммәсе югары педагогик белем ала, укытучы була.
Безгә, дүрт кызга, әти белән әни һәрчак үрнәк булды. Әтиебез каты авырып киткәч, ул аның яныннан бер дә китми, тәрбияләде. Ә инсульт кичергән авыруны карыйсы җиңел түгел. Шушы өч елда әниебез нык картайды, ә инде аны мәңгелеккә югалткач, бөтенләй яшәү мәгънәсен югалтты. 
Кыргызстанда әнием 52 ел яшәде, хәзер туган ягында – Казанда гомер итә,  еш кына Акъегеткә кунакка кайта. Анда аны шатланып каршы алалар, хөрмәт итәләр. Әниебез әле «Яшел Үзән», «Шәһри Казан» газеталарының штаттан тыш хәбәрчесе дә (без кызлары аны шулай дип йөртәбез). 
Рәшидә әниебез, совет чорында яшәгән кеше буларак, актив яшәү рәвеше алып барырга күнгән инде, акыллы киңәшләрен кызларына гына түгел, ә 9 оныгына, 12 оныкчыгына да бирә әле.
Быел ямьле май башында әниебезгә 85 яшь тулды. Инде олы яшьтә булса да, көр күңеллеге белән барыбызны да сокландыра әле ул. Озак еллар шулай шатландырып яшәсәң иде, әни!

Луиза Вилданова.
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев