Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Якты кояшым син - әнием"!

Әниләр көне җиткән саен күңел белән балачакка, әниле, бәхетле чакларга кайтам.

Югыйсә, вакыт алга чаба, беркем дә мәңгелек түгел, ә шулай да әниләрне гел исән-сау килеш күрәсе килә, ничә яшьтә булсак та. Иң якын, кадерле кешеләребезнең бәйрәменә, Әниләр көне уңаеннан авыл китапханәсе уздырган кичәгә бик теләп җыелдык.Китапханәче кызлар Алсу Садикова белән Лилия Габделбариева сценарийны бик уйлап, мәгънәле итеп, әниләргә мәдхия булырлык шигырь юллары белән алып бардылар.Китап укучыларның күбесе "Җырлы күңел" түгәрәгенә йөрүчеләр булганга, җыр-моңсыз буламыни ул? Үз вакытында районыбызның мәдәният йортында эшләп, бик күп авылларга барып, язгы чәчү, көзге урып-җыю вакытларында агитбригада белән концертлар куеп йөргән баянда уйнаучы Хәдис Габидуллинсыз, җырчы ханымнар Рәмзия Шәйдуллина, Равилә Шәрәфетдинованың чишмә челтерәвенә тиң моңлы тавышларыннан башка, авылыбызның мәзәкчән егете Альберт Гатауллин, мәдәният йортында эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлшат Зариповасыз бер бәйрәм дә узмый хәзер.Китапханәнең бинасы тузган хәлдә булса да, оештырган чаралары гел яңарып тора.Ветераннар советы рәисе, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина бәйрәм белән котлап, әнисе, гомере буе бала тудыру йортында эшләп, йөзләгән балага дөньяга килергә ярдәм иткән Сиринә апаны искә алды, Гөлшат Хәбирова исә, мәрхүм әнисенә багышлап үзе язган шигырен укыды. Лаеклы ялда булган укытучы Гөлгенә Сайранова да әниләр көне белән тәбрикләп ,китапханә хезмәткәрләренә менә шундый зыялы, җылы, дусларча очрашу кичәсенә чакырып кунак итүләре өчен рәхмәтен, барыбыз исеменнән җиткерде.Әниләр көне уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов та бәйрәм табынына тәмле күчтәнәчләр җибәреп, өлкәннәребезгә карата булган хөрмәтен күрсәтте!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев