Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбызны “Ак чәчәкләр – Ел табибы – 2018 республика конкурсында яклыйк

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында “Ак чәчәкләр – Ел табибы – 2018” республика конкурсы старт алды.  Яшел Үзәнлеләрне тавыш бирү юлы белән  якташыбыз Галина  Балашованы якларга чакырабыз.

Галина Балашова 58 елдан артык врач-невролог  булып эшли, югары категориягә ия.  ЯҮМР сәламәтлек системасында ул неврология хезмәтенең башлангычында торды. Аның халык сәламәтлегенә керткән өлеше бик күп  югары бүләкләр белән бәяләнә.

Шунысын әйтергә кирәк, “Ак чәчәкләр – Ел табибы -2018” конкурсы җиңүчесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кашындагы Иҗтимагый совет тарафыннан билгеләнә, әмма  интернет аша тавыш бирү дә зур роль уйный.  

Шуңа күрә http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/golosovanie-2776097.htm?action=passed сылтамасы аша яки министрлыкның рәсми сайтындагы  конкурслар бүлегендә тавыш бирүегезне үтенәбез. Тавыш бирү 6 июньгә, 18 сәгатькә кадәр дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балашова Галина Евгеньевна Зеленодольская центральная районная больница ВРАЧ ГОДА почетный гражданин врач-невролог

2
X