Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшә

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын диңгез буенда ятканда (эш юк) рәттән ике тапкыр укып чыктым (аңа кадәр әле татарчага тәрҗемәсен укыган идем!) һәм ул минем күз алдымнан тулы бер сериал кебек узды.

Күп шау-шу куптарган  бу әсәр турында тәнкыйть мәкаләләре дә күп чыгуы  роман буенча төшереләчәк сериалны  тизрәк күрәсе килү  теләген көчәйтә генә. Һәм менә  киләсе елда  ул үз тамашачысына барып та җитәчәк.  Мәскәүнең кино  төшерүче чын профессионаллар   проектында  Россия­нең данлык­лы кино артистлары белән беррәттән безнең республиканыкылар да бар һәм бу бездә чын горурлык уята. Шуларның берсе – Норлат авылында туып үскән, бүгенге көндә Габдулла Кариев исемендәге театрның талантлы артисты Фернат Насибуллин.

– Фернат, син бу проектка ничек килеп эләктең?
–Аның турында җәй башында ук ишеткән идем инде. Артистлар составы әшнәлек буенча җыеладыр, дигән фикердә идем. Җәйге  ялымда очраклы гына үзебезнең артисткабыз Рәмзия Закирҗанова   белән очраштым. «Барып кара әле, Фернат, анда ир-егет артистлар кирәк бугай», – ди.  Киттем кастингка. Ленин исемендәге  мәдәният сараенда  халык! Безнең театрдан да, Тинчуринныкыннан да, балалар да бик күп җыелган. Бер эпизод сүзләре алдан бирелгән иде.  Вокзал  начальнигы белән комендант арасындагы диалог.  Русча текстны вата-җимерә, үзебезчә уйнап күрсәттек. Режиссер  Егор Анашкин: «Сез нәрсә, егетләр, спектакль уйнаган кебек уйныйсыз бит!» ди. 20 ел сәхнәдә уйнаган кешенең башкача булуы да мөмкин түгел бит. Кастингны яздырып бардылар, Мәскәүдә коллегалар белән киңәшләшү өчен, дип уйлыйм.
Фильмга алырлар дип уйламаган да идем, чөнки инде  андый кастингларда катнашу тәҗрибәм бар иде.  Шуңа күрә кастинг директоры  Алла Бахның шалтыратуы  көтмәгәндә булды, бик тиз ризалаштым.
– Ничек инде ул кинода төшү? Нинди хисләр? Кемне уйныйсың?

Әңгәмәның дәвамы газетаның 78 санында.

Фотолар Фирнат Насибуллин архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев