Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз “Рубин” футбол клубы белән контракт төзеде

Агымдагы елның гыйнварында «Рубин» ФК үз хатын-кызлар командасы төзү турында игълан итте. Ә февраль аенда клуб 17 яшьлек футболчылар белән контрактларга кул куйды.

Команда уенчыларының берсе безнең якташыбыз, 3нче гимназияне @zeldolschool3 тәмамлаган Марина Андреева булды.

Марина физкультура буенча муниципаль һәм республика олимпиадаларында күп тапкырлар җиңүче. Ул «Мирас» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (Казан). «Мирас» ФК (Казан), «Дончанка» ФК (Новошахтинск) өчен чыгыш ясаган. 2020 елгы беренче лига көмеш призеры.


- «Рубин» хатын-кызлар футбол клубы белән һөнәри контрактны мин бер елга имзаладым. Командада сакчы позициясендә уйныйм, ә клуб үзе суперлигада чыгыш ясый, - дип сөйләде Марина.


Хатын-кызлар командасы беренче рәсми матчын март аенда үткәрде.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X