Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз истәлегенә ярыш

Узган атнада Яшел Үзән шәһәренең «Аванград» спорт комплексында 12-14 яшьлек яшүсмерләр һәм кызлар арасында Маркел Ярандаев истәлегенә багышланган самбо буенча республика ачык ярышлары узды.

Исегезгә төшерәбез, фаҗигале очраклылык буенча узган елның 7 августында өченче мәктәп янындагы шәһәр күлендә яшь һәм перспективалы самбочы Маркел Ярандаев батып үлгән иде. Ул катнашкан соңгы ярышта спортчы республика чемпионы булды. Төшке ялдан соң Маркел үзенең дуслары компаниясендә күл ярында булган. Ниндидер мизгелдә ул су уртасындагы мәйданчыкка кадәр йөзеп килергә карар кылган, ләкин суүсемнәрдә буталган һәм су астына киткән. Аның иптәше ярдәмгә ташлана, ләкин коткара алмый...

– Миңа хәзер сөйләү бик авыр, чөнки биредәге күп кенә спортчылар, бездә шөгыльләнгән Маркелны шәхсән белә иде, – диде Самбо һәм дзюдо федерациясе президенты Андрей Николаев ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләгәннән соң. – Егетләр һәм кызларның барысына да мөрәҗәгать итәсем килә: үзегезне саклагыз! Кызганыч, барлык куркынычсызлык кагыйдәләре кан белән язылган һәм бу очрак моңа тагын бер дәлил.

Чыгышыннан соң, Андрей Алексеевич барысына да урыныннан торырга һәм Маркел Ярандаевны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Ярышларга Татарстан Рес публикасының 17 районыннан һәм шәһәреннән, шулай ук Марий Элдан, Чувашиядән һәм Киров өлкәсеннән 149 спортчы килгән иде. Яшел Үзәннән 26 яшүсмер катнашты. Әлеге ярыш лар Россия беренчелегендә катнашу хокукы өчен сайлап алу турниры булды. Биредә Татарс тан Республикасының җыелма командасы тупланды.

– Җиңүчеләре безнең рес публиканы Россиядә тәкъдим итәчәк мондый ярыш Яшел Үзәндә беренче тапкыр уза. Барлык катнашучыларга, аларның әти-әниләренә, судья лар коллегиясенә, шәһәребез мэры Михаил Афанасьевка, Горький исемендәге заводка рәхмәт белдерәбез һәм аерым рәхмәт сүзләрен самбо федерациясе президенты Андрей Алексеевич Николаевка җиткерәм, – дип шәрехләде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков. – Бүгенге ярыш ларда барлык катнашучыларга да имгәнүләрсез чыгыш ясауларын телим. Җиңүгә иң көчлегез лаек булсын.
Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе укучысы ундүрт яшьлек Булат Сәгыйтов:

– Яшел Үзәннән көндәшләр бик лаеклы. Сезнең тренерлар составы бик көчле. Спортның бу төренә мине әни барырга мәҗбүр итсә дә, мин инде ике ел рәхәтләнеп шөгыльләнәм һәм аңа бик рәхмәтле. Барлык малайларга да киңәш итәм! – диде.
Самбо – чыннан да бик матур көрәш төре, мин һәм минем хезмәттәшләрем, бала ларның һәм кызларның хәрәкәтләре белән сихерләнгәндәй, вакытның үтеп, җиңүчеләрне бүләкләргә вакыт җиткәнен сизми дә калдык.

Менә призлы урыннарны алган Яшел Үзән самбочыларның исемнәре:

  • Зәринә Шәрәфиева – 34 кг – II урын,
  • Сәмирә Садыйкова – 34 кг – III урын,
  • Арина Миньшина – 37 кг – II урын,
  • Арина Хәертдинова – 40 кг – III урын,
  • Алексей Николаев – 54 кг – III урын,
  • Артур Муфлиханов – 59 кг – III урын,
  • Полина Бережная – 65+ кг – III урын,
  • Екатерина Козина – 65+ кг – III урын.

Кабатлап әйтәм, әлеге ярышта Татарстан Республикасы самбо буенча җыелма командасын формалаштыру өчен спортчылар сайлап алынды һәм алар 10-15 сентябрьдә Казанда узачак самбо буенча Россия беренчелегендә катнашачак. Уңыш лар сезгә, көрәшчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев