Якшәмбедән Яшел Үзәндә җылытачак
Яшәеш

Якшәмбедән Яшел Үзәндә җылытачак

Синоптиклар фикеренчә, март ул февраль аеның дәвамы.

Татарстанда март аенда һава температурасы нормадан 8 градуска түбәнрәк. Әмма 14 марттан җылыну көтелә, дип хәбәр итә КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.


«Хәзерге вакытта һава торышы антициклонның тыл өлеше буларак билгеләнә. Һава Арктикадан килә. Ә 14 марттан республикага Атлантикадан җылы киләчәк", - дип аңлата профессор.


Якшәмбе көнне термометр баганалары төнлә минус 7 градуска кадәр, ә көндез 0 градуска кадәр күрсәтәчәк.


Нет комментариев