Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яклыйк та, саклыйк та!

Газетаның соңгы санын алдым да, «Яшел Үзән яшәрме?» дигән хәбәрне укыгач, аптырап калдым.

Яшел Үзәндә  рус телендә әллә ничә басмалар – газеталар чыга. «Бер кечкенә генә шәһәрдә әллә ничә русча газета чыга», – дип беркем чаң сукмый, кирәксез дими. Алар өчен спонсорлар да бар, күптәдер. Күп булмаса, шул кадәр газета өчен менә дигән кәгазь кулланмаслар иде. Ул матбугатны яздырып алучылар җитәрлек булса, күп катлы йортларның почта әрҗәләренә кочак-кочак калдырып китмәсләр, яздыручыларныкына гына салырлар иде. рус газеталарының тиражы зурдыр. Бөтен район өчен чыгучы бердәнбер «Яшел Үзән»гә ябылу янагач, татар милләтенә, татар халкына җитәкчелекнең карашы ачык чагыла инде. Газетада район сулышы да, татарстан яңалыклары да киң яктыртыла. Журналистлары гел халык арасында, шәһәрне дә, авылны да, олысын-кечесен, хезмәт кешесен хөрмәтләгән язмалар бирәләр. Газетаны матурлау, яшәтү өчен бөтен көчләрен куялар, чын татар җанлы хезмәткәрләр.
Газетаның дубляж «Идел ягы» чорын яхшы беләм. Ул вакытта никадәр татар җанлы журналистлар, татар телен сакларга тырышучылар авыр көрәш юлын үтеп, «Яшел Үзән»не барлыкка китерде. Булдырылганны туздырасы, югалтасы бик җиңел ул, ә саклыйсы авыр. Яңадан аякка бастыру – мөмкин булмаган хәл бит. Татар мәктәп­ләрен яптык, ачылганы бармы икән?  Оптимизация дип, никадәр кечкенә авыллар мәктәпсез бүген. Ачылганы юк. Татар теле укыту, дәресләрне кыскартуга юл куйдык. Рус теле дәресләре санына тигезләнеп укытыла торган татар теле дәресләре мәктәбе бармы икән республикабызда? Татарстанда ике дәүләт теле булса да, берсе – татар теле – үги бала сыйфатында, ә безнең районда – сөйлисе дә юк.
Районда бердәнбер татар телендәге «Яшел Үзән»ебез сакланыр­га, якланырга хокуклыдыр. Саклау да, яклау да, беренче чиратта, район, производство, завод җитәкчеләреннән тора. ә ярдәм итүчеләр – газета яздырып алучылар, спонсорлар дип саныйм мин. Чөнки безнең заводларда да меңләгән татарлар, татар гаиләләре эшли. Аларны рус газеталары белән генә түгел, ә татар телендәге газета белән дә «бүләкләсеннәр» иде. Рус газеталарының спонсорлары күп, шуңа күп газета чыга, диләр бит.
Газетабызның язмышы барыбыз кулында, сакларга тырышыйк, җәмәгать.

«Яшел Үзән»нең даими укучысы – Рәйханә апагыз. Бакырчы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев