Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы укытучы кайда – тәрбияле укучы шунда

Уку елы ахырында Осиновоның С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназиясендә булырга туры килде. Һәм андагы үзенә генә хас җылы мохит, яктылык гаҗәпкә калдырды. Мөмкинлектән файдаланып, аның хәзерге директоры, элек Акъегет мәктәбен җитәкләгән Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова белән әңгәмә кордык.

Зыялылык бөркелеп торган чын педагог, сүзе үтүчән Гөлинә ханымны районыбызда бик яхшы беләләр. Озак еллар Акъегет мәктәбендә директор вазифасы белән берлектә, бик актив рәвештә, җәмәгатьчелек эшен дә алып барды ул. Һәм хәзер дә дәвам итә. Осиново гимназиясендә әле бик аз вакыт эшләвенә карамастан, аның җитәкчелегендә башкарылган үзгәрешләр инде күзгә ташлана. Алар мәктәпнең капка төбеннән үк.  

– Акъегет мәктәбе өчен нинди эшләр башкаруыгызны беләбез, ә Осиново гимназиясенә сезнең белән нинди яңалыклар керде?
– Осиново гимназиясендә укытучылар коллективы белән мультилингваль шәхес тәрбияләү дигән проект өстендә эшли башладык. Бу проектның максаты: өч телдә иркен сөйләшүче шәхес тәрбияләү. Моңа без дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар аша ирешәбез. Март аенда укытучыларның белемен күтәрү институты стажировкалау мәйданчыгы оештырдык. Татарстанның төрле районнарыннан килгән укытучыларга дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар күрсәтеп максатка ирештек. Туган якны өйрәнү һәм Ф.Гайсин музейлары, К.Насыйри, Р.Фәхреддиннең акыллы фикерләре аша укучыларга йолаларны, гореф-гадәтләрне кайтару өстендә зур эш башкарабыз.

– Авыл мәктәбе һәм Осиново гимназия­сен җитәкләү арасында аерма зурмы?
 – Әлбәттә, коллективның һәм уку-укыту йортының зурлыгы, балаларның күплеге. Ике мәктәптә дә тырыш укучылар укый, үз һөнәрләренең осталары булган мөгаллим, мөгаллимәләр эшли.

– Нинди планнар белән янасыз?
– Планнар чиксез. Әлегә берсен генә әйтә алмыйм. Конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү өчен иң беренче чиратта тарихыңны, ата-бабаларыңны белү зарур. Шул нисбәттән, шәҗәрәләр өлкәсендә зур эш башкарырга уйлыйбыз. Һәр гаиләнең, уку йортының шәҗәрәсен барлаячакбыз. Бу эшкә әти-әниләрне тартып, гимназия-­укучы-укытучы-әти-әни берләшеп эшлиячәкбез. Шулай итеп әти-әниләрне дә гимназиябезгә якынайтабыз.

– Кешедә иң мөһим сыйфат нинди дип саныйсыз?
– Ялганламау, кешелеклелек, хөрмәт.

Әңгәмәне тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№40)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев