Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы токарь – завод өчен хәзинә

Теләсә кайсы предприятие үсеше аның хезмәткәрләренең иҗади һәм профессиональ потенциалы үсешеннән башка булмый, шуңа күрә гомер-гомергә «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе («Ак Барс» холдинг компаниясе АҖ компанияләр төркеме) составына кергән «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелде.

Завод хезмәткәрләрне әзерләү, аның хезмәт баскычы буенча  күтәрелүенә зур игътибар бирә, шунлыктан  ел саен эшче һөнәрләр буенча һөнәри  осталык конкурс­лары  оештырыла.
22 сентябрьдә, Машина төзүчеләр көне алдыннан, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә токарьларның  һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде.
Бу көнне  эшчеләрне котларга «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖнең генераль директорының  гомуми мәсьәләләр буенча  урынбасары Елена Алешина, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры  Ренат Мистахов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарәсе  бүлеге начальнигы Андрей Федоров, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры  Александр Карпов  һәм башкалар килгән иде.
– Күптән түгел генә иң яхшы эретеп ябыштыручыны  билгеләгән булсак, бүген  – иң яхшы токарьны. Без даими рәвештә  производство персоналын үстерүгә өстенлек бирәбез һәм кадрлар  потенциалын  формалаштыруда  аларның мөһимлеген аңлап,  мондый чараларны уздыруга бик җаваплы карыйбыз.  
Без бүгенге чарага да бик җитди карадык, конкурс гадел үтсен өчен  иң яхшы шартлар тудырдык. Әмма  мондый чараларда иң мөһиме – тәҗрибә туплау, эшчеләргә үзен күрсәтү мөмкинлеген бирү, завод яшьләре өчен үрнәк булу», – диде бәйгене ачу тантанасында предприятиенең генераль директоры  Александр Карпов.
Конкурста заводның 13 эшчесе катнаш­ты һәм алар ел дәвамында шушы  ярышка әзерләнде, югары производство күрсәткечләренә  иреште.
Конкурс команда һәм шәхси этапларда  практик һәм теоретик  сынау­ларны үз эченә алды. Башта конкурсантлар  теория өлешендә үз  белемнәрен күрсәтте. Моның өчен билетларда төп эшкә һәм шулай ук хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгына кагылышлы сораулар  бирелде. Аннары инде ярышларның төп өлешенә – практик биремнәргә күчтеләр. Эш барышында токарьлар  осталыкларын да, тизлекне дә  күрсәтергә  тырышты: бер генә артык хәрәкәт тә, көндәше ягына карау да булмады хәтта. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Бригада конкурсында:
III урын – 9нчы цех командасы;
II урын – 4нче цех командасы;
I урын – 26нчы цех командасы

Шәхси конкурста:
III урын – 26нчы цех токаре Роман Попов;
II урын – 8нче цех токаре Артем Полонеев;
I урын – 26нчы цех токаре Илгиз Каюмов.

Барлык җиңүчеләр  завод һәм профсоюз комитетыннан  истәлекле бүләкләр  белән бүләкләнде. Ә призлы урыннар алмаган конкурсантларга  исә  катнашучы дипломнары тапшырылды.

Екатерина Сергеева.

Фото: zdship.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Завод Горького Зеленодольский завод имени А.М.Горького конкурс профессионального мастерства токарь день машиностроителя

2
X