Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ябыгуның хәйләсе бар!

Артык килограммнардан котылыр өчен ач торып, физик күнегүләр ясап интегү мөһим түгел. Галимнәр сүзенә колак салыгыз. Алар өч хәйлә тәкъдим итә.

Үзенчәлекле эчемлек. Япония галимнәре алма серкәсен матур гәүдә өчен яхшы эликсир дип атаган. Аны көн саен суга кушып, ике калак эчкәндә 12 атна эчендә 2 килограмм югалтып була. Бернинди диетасыз!

Көн дәвамында азыкны киметә барырга кирәк.
Рационыгызны болай бүлегез: бер көнлек ризыкның иң күп өлешен иртән һәм төш ашагыз, ә кич азрагын. Калорияләр организмга көндез кирәк.

Углеводларны киметергә.
Көненә углеводлы азыкны 250 граммга гына киметкән хәлдә дә берничә ай эчендә 9 килограммга ябыгып була, ди белгечләр. Углеводлы ризыклар – икмәк, макарон, бәрәңге, сыра һәм шикәр кушылган барлык азыклар.

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев