Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ябыга башлаганчы, табибка күренегез

Яз җитә һәм былтыр алган матур киемнәребезне барлый торырга вакыт. Кыш көне бераз калынайган гәүдәбезгә кайберләре ярамас та, мөгаен.

Ашау гына тазаруга китерми, бик күп төрле башка сәбәпләре бар икән. Ә без, белер-белмәс диеталарга утырабыз. Алдан ук тикшеренергә кирәк, җәмәгать. Ул сәбәпләр гормоннар белән бәйле:


1. Эстрагонның (хатын-кыз гормоны) күплеге. Менә бу очракта, ашаган ризык күләменә карамастан, авырлык җыячаксыз һәм ул бот тирәсендә туплана. Эстрагонның туплануына, сәнәгать шартларында (гормоннар кулланып) үстерелгән итләр ярдәм итә. Бу артык гормонны организмнан чыгару өчен, ит куллануны киметергә, күбрәк җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Җитен орлыгы, солы, алма һәм груша эстрагонның организмга йогынтысын киметә. Бәбрия (розмарин) эфир мае гормональ балансны җайлый һәм хәтерне яхшырта.


2. Серотонин (кәеф гормоны) җитешмәү. Әгәр дә сезнең бер утыруда бер тонна шоколад ашыйсыгыз килә һәм төшегездә кыздырылган бәрәңге күрәсез икән, организмыгыз әлеге гормонның җитешмәве турында хәбәр итә. Серотинның табигый чыганаклары булып йомырка, чикләвекләр һәм ананас тора. Хәрәкәтләнү һәм кояшта йөрү дә аны арттыра.


3. Грелинның (ачлык гормоны) артык булуы. Бу гормонны алдалау авыр түгел. Моның өчен ашказанын киңәйтә торган ризыклар – ярмалар, орлыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Алардан соң гормональ реакция башлана һәм сез үзегезне тук хис итәсез. Мәсәлән, кабартма ашаганнан соң, грелинның дәрәҗәсе шул күләмдә кала һәм тиздән кабат ашыйсы килә башлый. Туйганчы йокы һәм стрессларның булмавы – бу гормонга каршы, менә дигән көрәш.


4. Нейропептид Y күплеге. Канда аның туплануы күзәтелсә, сездә «зверский аппетит» туачак. Әлеге гормон клиник симерү сәбәпчесе булып тора. Бу очракта май бил, бот, арт сан тирәсенә туплана. Тирләү көчәя, пигментлы таплар барлыкка килә, артериаль кан басымы күтәрелә. Татлы ризыклардан баш тартырга кирәк. Тәмләткечләр дә кулланмагыз, алар аппетитны көчәйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев