Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңасы өчен җир кирәк

Узып киткән елның соңгы көннәрендә Горький исемендәге мәдәни үзәктә Яшел Үзән муниципаль район Советының – утыз икенче, ә шәһәр Советының утыз беренче сессиясе узды. Көн тәртибенә барлыгы 23 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде.

Халыкка ритуаль хезмәтләр күрсәтү һәм Яшел Үзәндә яңа зират төзү турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин сөйләде. Әлбәттә, яңа елның беренче көннәрендә үк бу темага сөйләшәсе килми, әмма чынбарлыктан качып булмый, чөнки бу безнең шәһәрнең авырткан урыны. Билгеле булганча Яшел Үзәндә үлүчеләрне ике зиратта җирлиләр, алар бергә якынча 40 гектар мәйдан тәшкил итә. 2016 елда үлүчеләр саны 1167 кеше булса, 2017 елда исә азрак, 1066 кеше якты дөньядан киткән. 
– Бүгенге көндә шәһәр зираты 97 процентка диярлек тулган. Үлүчеләрне чүп өемнәреннән бушаган мәйданда, шулай ук элек кеше күмелгән җирдә, моның өчен минерализация вакыты (15-20 ел) узган булу шарт, җирлиләр. Каберлекләрне тикшерү вакытында 2009 елда зират территориясеннән тыш урман фонды җирләрендә кеше күмелгән фактлар ачыкланган. Әлеге вакытта бу участокта берәүне дә җирләмиләр. Шәһәр зираты заманча тиешле таләпләргә туры килми. Ә булганнарын зурайту һич кенә дә мөмкин эш түгел, – дип сөйли җитәкче.

Тулырак язманы газетаның җомга санында укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев