Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа Турага кадәр автобус йөрмәгән

Яңа Тура авылына кадәр мәктәп автобуслары йөрмәү балалар өчен шактый гына уңайсызлыклар китереп чыгарган һәм канәгатьсезлек прокуратурага кадәр барып җиткән.

Шуңа бәйле рәвештә прокуратура район башкарма комитетының мәгариф идарәсе эшчәнлеген контрольгә алган. 
Прокурор ярдәмчесе Артур Киселев белдерүенчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча мәктәп автобусының йөрмәве ачыкланган. Прокуратура мәгариф идарәсе җитәкчесенә мәгариф турында законнарның үтәлешен һәм җитешсезлекләрне төзәтүне таләп итеп күрсәтмә чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район дети школьный автобус