Татарстан Республикасында 13 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар апрель азагына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.
Продукцияне сату Казанда 15 мәйданчыкта, шулай ук Яшел Үзән районында — Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә башкарылачак.
Шәһәр халкын он, шикәр комы һәм йомырка белән «Ак Барс» холдинг предприятиеләре, томатлар һәм кыяр белән «Майский»Теплица комбинаты тәэмин итәчәк. Азык-төлек арзан бәядән сатылачак.
Нет комментариев