Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа тун астындагы селедка

Бакчаларыбызда яшел суганы да, кыяры да гөрләп үсеп утыра. Әйдәгез балыкны яңа тун астында ясап авыз итеп карыйк.

Сельдь – 1 данә

Яшел суган – зур бәйләм

Укроп – зур бәйләм

Кыяр – 1 данә

Сыр – 150 гр

Пешкән бәрәңге – 2-3 данә

Майонез – 300 гр
Селедка филесын турап, тәлинкәгә беренче кат итеп җәябез. Өстеннән майонездан сетка ясыйбыз. Моны бер тапкыр гына кулланыла торган кулинар капчык белән эшләү уңайлы. Аннары зур бәйләм яшел суганны турап, балык өстенә җәябез, өстенә, шулай ук, майонез. Пешкән бәрәңгене угычтан уып, өченче катлам ясыйбыз, майонездан сетка. Бәрәңге өстенә саламлап туралган кыяр. Сырны да угычтан уып, бишенче кат итәбез. Майонез. Укропны вак кына турап, күп итеп салат өстенә сибәбез. Тагын бераз яшел суган да өстибез. Тәмле булсын!   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев