Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа төр түләү гаилә кеременә бәйле

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала.

Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.

Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү, гаиләдә уртача җан башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнәчәк.
Яңа пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Аның база күләме – 50%, ил буенча уртача – 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, ул төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. Мондый процент күләмендә пособие билгеләп тә, гаиләнең җан башына уртача керем яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 процент итеп максималь пособие билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, хәзер
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм аның күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев