Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа мәдәният йорты сафка басты

Авыллар картая, бетә, дип сөйләргә яратабыз да инде. Алай тиз генә нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйк әле. Әнә Күгәй авылында республика программасы буенча өр-яңа мәдәният йорты калкып чыкты. Җәен без дә яңа нигезне фотога төшереп киткән идек. Ниһаять, узган җомга кичендә яңа бина үз ишекләрен ачты. Бу көнне күгәйлеләр зарыгып көтеп алды.

Нәкъ менә өч ай дигәндә, авылның бик матур җирендә – уртасында ук яңа бина калкып чыкты. Җылылык бирүдә генә азрак тоткарлыклар булды. Әмма күгәйлеләр иске мәдәният йортында да эшләүдән туктамады.
– Комиссия килеп тикшергәннән соң, бинабыз авария хәлендә, дип табылды. Искегә тисәң, исең китә, диләр бит, күпме генә карап, яңартып торсак та, бернәрсә дә мәңгелек түгел. Әле күптән түгел яңа сәнгать җитәкчесе белән эшли башладым. Рәмзия Заһидуллина балалар һәм өлкәннәр белән дә уртак телне тиз тапты. Бездә берничә төрле түгәрәк эшли. Оста куллар түгәрәгенә олыларыбыз яратып йөрсә, рәсем ясарга укучылар ашкынып килә. Яшь көрәшчеләр секциясе дә яңа бинада үз эшен дәвам итәчәк. Китапханә дә биредә урнашкан, халык өчен бик җайлы. Бина кечкенә диеп уфтанасы юк. Әле менә клуб ачылу тантанасында, район мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе Илнур Гайниев чакыруы буенча, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Йөзгә якын кеше рәхәтләнеп 30лап сәнгать остасының сәхнәне шау латып биюен карады. Гомумән, без бүген ялкынланып, илһамланып эшлибез, яңа ел бәйрәменә әзерлекне башладык. Кәеф күтәренке. Чөнки бинабыз чиста, якты, җылы. Авылларга игътибарлы булган хөкүмәтебезгә рәхмәт, – дип шатлыгы белән уртаклаша мәдәният йорты мөдире Алмаз Шәйхенуров.

 


Өй туе белән котларга район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Гайниев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Денис Лулаков, подряд төзелеш оешмасы генераль директоры Ислам Галләмов килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова клуб төзелешендә актив эшчәнлек алып барган һәркемгә Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Җитәкчеләр шушындый мәһабәт бинаны төзеп, кулланышка тапшырды. Хәзер исә бар матурлыкны саклау, киләчәк буынга тапшыру авыл халкының бурычы. Күңелле бәйрәмнәр, истәлекле очрашулар, концерт-тамашалардан тынып тормасын, яңа бинаның рәхәтен күреп эшләргә, тагын да дәртләнеп иҗат итәргә насыйп булсын. Өй туегыз котлы булсын, күгәйлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X