Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа машинада сайлауга

Яшел Үзән районының Күгәй авыл җирлеге ТР Президенты кулыннан яңа автомобиль ачкычы алуы турында хәбәр иткән идек. Инде менә бүген авылның иң матур, өлкән парлары Илсөяр һәм Варис Гайнуллиннар сайлау участогына өр-яңа автомобильдә утырып килде.

Илсөяр һәм Варис Гайнуллиннар авылның үрнәк гаиләсе. Илсөяр апа азрак сәламәтлеге какшап тору сәбәпле, сайлау участогына мөстәкыйль бара алмыйм, дип үзәк сайлау комиссиясенә хәбәр итә, ә алар үз чиратында авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә. Әлбәттә инде, башлык Фәния Хисаметдинова Гайнуллиннар гаиләсенә ярдәмгә килә.
-Ничек инде сайлауга бармыйсың. Без элеккеге буын кешеләре һәр эшкә җаваплы карарга өйрәнгән инде, чөнки гомер буе шулай булды. Бүген дә өр-яңа машинага утырып, Президент бүләге бит әле, сайлау участогына килә алуыбыз белән бәхетлебез. Шөкер үз бурычыбызны үтәдек, үз өлешебезне керттек, - дип шатлыгы белән уртаклаша Илсөяр апа.
Әлбәттә, республикабыз, киләчәгебез өчен мөһим булган вакыйгада катнашу, алай гына да түгел, гаиләң белән бару үзе зур бәхет. Гайнуллиннар гаиләсе дә бик күп авылдашларына матур үрнәк күрсәтте. Гомумән, авыл халкы гел актив булды һәм бу сайлауда да битараф булмаслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК эйбэт булган. Рэхмэт.

    2
    X