Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа курткамны яраксызга чыгарып бирделәр

– Курткамны (пуховик) химчисткага биргән идем. Технолог барлык ярлыкларын тикшерде, бик югары искелек проценты язып (ә кием әле яңа, беренче тапкыр чистартуга тапшырдым) бер атнага алып калды. Әлеге вакыт узгач миңа бозылган курткамны тоттырдылар: тукымасы таушалган, кыяфәте бөтенләй калмаган. Нишләргә?

– Әгәр дә курткагызны алып квитанциягә кул куярга өлгермәгәнсез икән, химчистка директоры исеменә дәгъва языгыз. Анда, киемегезне нинди хәлдә тапшыруыгыз һәм хәзер нинди кимчелекләре булуын, хезмәткәрләргә карата таләпләрегезне тасвирлагыз. Гаризагыз ике экземплярда булып, химчисткада эшләүчеләрнең имзасы һәм дата торырга тиеш. Берсен ­– аларда, икенчесен үзегездә калдырасыз. Гаризаның дәгъвалы өлешендә, «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законга яраклы рәвештә, шундый ук яңа курткага алыштыруларын, әгәр дә бу мөмкин түгел икән – икеләтә бәясен түләүләрен таләп итә аласыз. Претензиягезне канәгатьләндерергә теләмәсәләр, судка мөрәҗәгать итү хокукыгыз бар. Сезгә курткагызның яхшы сыйфатлы булуын исбатларга туры киләчәк, чөнки сез искелек проценты белән килешеп, үзегез кул куйгансыз. Компенсация күләме законда күрсәтелмәгән, шуңа аны үзегез билгеләргә тиеш буласыз. Ә судның ул сумма белән килешү-килешмәве, сезгә ясалган зыян дәрәҗәсенә нинди бәя бирүләреннән тора.

Фото: magcity74.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: химчистка