Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа Гоголь урамы нинди булыр? Сез әйтегез!

Сугыш турындагы кинофильмнарны төшерү өчен ерак барасы түгел, ә безнең Яшел Үзәнгә генә килсәң дә була иде. Чөнки соңгы вакытта үзебезне хәрабәләр арасында яшәгән кебек хис иттек. Һәм, чынлап та, кешеләре күченгән авария хәлендәге йортлар кайчан сүтелер икән дип борчыла да башладык.

Ниһаять, июль башында бушап калган авария хәлендәге йортларны сүтү эше башланды. Моның өчен рес­публика бюджетыннан 80 млн. сум акча күчерелгән. Калганын кайдан алырга икән дигән сорау туа. Сүтәсе җиңел бит ул, төзү түгел, дип уйлыйлардыр түрәләр. Шулай да, ничә еллар күпме гаиләнең җылы почмагы, шәһәребезнең йөзе булган ике катлы биналар сәгатьләр эчендә юк булып, җир белән тигезләнде. Мондый йортларның күбесе Гоголь урамында урнашкан. Һәм күпләр бушап калган урыннарда ниләр төзелер, Яшел Үзән уңай якка үзгәрерме дип борчыла һәм кызыксына.
Чынлап та, урам нинди булыр соң? 

Люция Заһидуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев