Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел төнендә нәрсә эшләргә ярамый

Яңа ел төне тылсымлы, үзенчәлекле. Әлеге сихри төнне кешеләр киләсе елны каршылау алдыннан, әллә ниткән гореф, йолалар үткәрәләр. Әмма болар арасында кайбер тыюлар да бар. Аларның кайберләре турында түбәннән укып белерсез.

Беренче: яңа ел төнендә теләкләр теләү алдыннан, аны ничек итеп дөрес әйтергә кирәклеге турында озак уйларга кирәкми. Әйтик, «авырмаска» дигән сүз урынына «сәламәт булачакмын» дип әйтергә, 
«хәерче булмаячакмын»ны - баерга; «төшенкелеккә бирелмәячөкмен»не - «балкып торачакмын»га үзгәртеп әйтергә һ.б. кирәк. 

Икенче: «дәшмәвең - алтынга тиң» 
Сәгать телләре уникене сукканда хыялың турында сөйләргә кирәкми, хәтта берничә көн узгач та, аның турында искө алма. Югыйсә, тормышка ашмаска мөмкин. 

Өченче: берни дә текмәгез. 
Узып баручы елның соңгы көнендә төймәләр, сәдәфләр такмагыз, текмәгез - мондый гамәлләр белән сез киләсе елда иске мәсьәләләрне хәл итә алмассыз. Алар ел буе сез билгеләнгән максатка юлны тоткарлап торачак. 

Дүртенче: бу бәйрәмне ялгызын каршы алмагыз. Әгәр дә киләсе ел төнендә берүзегез генә калгансыз икән, психологлар раслаганча, социаль челтәрләргә кереп китәргә кирәкми. Иң кулае, мавыктыргыч фильм яки Яңа ел тамашасын карау. Тагын бер мөһим фактор, кәефегез уңай, күтәренке булсын. 
Сезне шатландыра һәм канәгатьлек китерә торган эшләр белән шөгыльләнегез. 

Бишенче: яңа ел төнен яңа киемнән каршы алыгыз. Иске кием кимибез. Тагын бер киңәш, бәйрәмгә бер атна кала яңа кием кияргә ярамый, елның соңгы көнендә генә яңа кием киеп кәефегезне күтәрегез. 

Алтынчы: буш кесә - янчыктагы юклыкка китерә. 
Бәйрәмне буш кесәләр белән каршы алмагыз, югыйсә, киләсе елда муллык һәм финанс иминлеге булмаячак. 

Җиденче: яңа елның соңгы көне алдыннан бурычка акча алмагыз. Иң кулае, 31 декабрьдән башлап, иске яңа елга чаклы бурычка акча алудан баш тартырга кирәк. 

Сигезенче: өстәлегезгә краблар, омарлар һәм башка кыслалы диңгездә яшәүче балыкларны куймау хәерле (краб таякларын ризык әзерләү өчен кулланырга мөмкин). Бу кысласыманнарның артка чигененүләре белән аңлатыла. Шуңа күрә иске проблемалар бөтен килгән елны бозачак, дип санала. 

Тугызынчы: сүгенү һәм хурлау сүзләрен кулланырга ярамый 
Бәйрәм алдыннан, шулай ук беренче гыйнварда бернинди дә сүгенү булырга тиеш түгел (аеруча тупас кыланырга ярамый). 
Берничә көнгә булса да мөмкин булганча, тыныч, кулай шартлар тудырырга кирәк. 
Һәм шул вакытта, әлеге ышануларга колак салсаң, мондый мохит яңа ел дәвамында хакимлек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X