Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел каникулларыннан соң Россиядә 2019 елның тәүге эш атнасы өч көннән торачак

РФ Хезмәт министрлыгы 2019 елның беренче эш көне 9 гыйнварга, чәршәмбегә туры килүен искәртте.

Россиядә ун көнгә сузылган Яңа ел каникулларыннан соң 2019 елның тәүге эш атнасы өч көннән генә торачак, дип искәртә РФ Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай итеп, беренче эш көне 9 гыйнварга, чәршәмбегә туры килә.

Киләсе озын яллар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8 мартта көтелә. Россиялеләр 8, 9 һәм 10 мартта - җомга, шимбә һәм якшәмбе ял итәчәк.

Быел Ватанны саклаучылар көне - 23 февраль шимбә көнгә туры килү сәбәпле, аның ялы 10 майга күчерелгән.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраля 8 марта выходные праздники