Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел җитә: кая барырга?

Яңа ел чаралары старт алды. Узган җомга кичендә үзәк чыршы да утларын кабызды. Хәзер «Авангард» стадионы халыкның яратып йөри торган урыны, дисәң дә була. Шәһәр һәм районның барлык мәдәният, мәгариф һәм спорт учреждениеләрендә бәйрәм чаралары гөрли.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков сүзләренә караганда, барлыгы 243 чара үткәрү билгеләнгән.

26 ДЕКАБРЬдә Музыка театрының колонналар залында елдагыча район җитәкчесе иң сәләтле, уңышларга ирешкән, конкурс, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңгән балаларны котлаячак.

26 ДЕКАБРЬ-2 ГЫЙНВАР– барлык мәдәният учреждениеләрендә чыршы бәйрәмнәре уза.

Яңа ел кичендә бар халыкны 18.00 сәгатьтә «Авангард» стадионына иске елны озатырга чакыралар. Күңелле тамаша карарга рәхим итегез. 22.00 сәгатьтә Яшел Үзән күген аллы-гөлле бәйрәм салюты бизиячәк. Ә инде яңа елда, төнге бердә, дискотекага биергә килегез. Тимераякта шуарга яратучыларны «Авангард» стадионындагы шугалакта көтеп калалар. Ул инде 20 декабрьдән эшли башлады. Шулай ук, «Ледокол» спорт комплексында да бергәләп тимераякта шуарга мөмкин.

4-7 ГЫЙНВАРда, «Раштуа – 2020» көрәш фестивале кысаларында, дзюдо һәм самбо буенча Васильевода ярышлар уза. 5 һәм

6 ГЫЙНВАРда Яшел Үзән музыка театры һәм мәдәният үзәгендә социаль чыршы бәйрәмнәре үтә.

6 ГЫЙНВАРда Мирный микрорайонындагы чаңгы базасында районның Чаңгы федерациясе ярдәмендә «Йолдызлы» ярыш узачак.

12 ГЫЙНВАРда Горький исемендәге мәдәни үзәктә «Вифлеем йолдызы нуры» XXI Раштуа фестивале гала концерты уза. Авыл җирлекләрендә, шулай ук яңа ел чаралары, концертлар, спорт ярышлары оештырыла. Килми калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев