Русия Үзәк Банкы «Бременские музыканты» мультфильмы геройлары төшерелгән истәлекле тәңкәләр чыгарды. Персонажлар сурәтләү хокукына ия булган "Союзмультфильм" бу хакта белмәгән.
Тәңкәләр анимацион тасмаларның 50 еллыгына багышлап чыгарылган. Әйләнешкә ике номинал: 3 сум һәм 25 сум кертелгән. Беренчесе-көмеш, икенчесе-кыйммәтле булмаган металлдан ясалган. Көмеш тәңкәләр – 3 мең данә, ә егерме биш сумлыклар 50 мең данә тираж белән төсле металлдан ясалган тәңкәләр һәм өч сумлык көмеш тәңкәләр дөнья күргән.
2018 елның җәендә Россия Банкы " Ну, погоди!» мультфильмы геройларына багышлап тәңкә акчалар чыгарган иде.
Нет комментариев