Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа 2019ны каршылап...

Күпләр өчен шатлык-сөенечләре, уңыш арты уңышлары белән рухландырып 2018 ел да узып китте.

Ә безнең туганнарга, гаиләмә ул кочак-кочак кайгы-хәсрәт, берсе арты берсе килгән борчу-мәшәкатьләре, иң якын, кадерле кешеләребезне югалтулары белән күңелдә мәңге җуелмас җәрәхәтләр салды 2018. Безгә генә түгел, илебездәге бик күпләргә. «Инде киттем, хушыгыз», – дигән таңында да Магнитогорскидагы хәвеф 2019 елны тынычлык белән каршылатмады. Никадәр кайгы, хәсрәт, югалту! Нигә генә бу кадәр миһербансыз булдың икән син, 2018? Яңа елга аяк басканда да никадәр күз яше, йөрәкләрне тетрәндергеч көннәр белән керәсең 2019?
Яңа елда күңел бәхетле көннәр, шатлык-сөенечләр белән килүен көтә, өмет итә. Кешеләрнең шушы өметләрен акларсыңмы икән син, 2019?
Яшәешнең бик матур, күркәм күренешләре, илдәге матур төзелешләр, яңартулар, үсешләре бар. Тормыш җитеш, иркен яшибез. Гомумән, без, өлкән буын тормыш-көнкүрештән канәгать, шөкер итәбез. Чөнки авырлыкны да, юклыкны да күргән буын. Аллаһка шөкер, сәламәт кенә укып, яшәп, эшләп лаек­лы ялга да чыктык.
Хөлләдән киенмәдек, прәннек ашап үсмәдек, булганга сөенеп, киләчәккә өмет белән яшәдек. Һәр тапканга чын күңелдән куана, азга да риза идек. Чөнки барыбызның да тормышы бертөрле, аерылып тормый иде.
 Бүгенге буын канәгатьме соң? Ничек канәгать булсын? Берәүләр бал-майда йөзә, елга икешәр мәртәбә чит илләр күреп кайта, балалары юклыкны бөтенләй белми. Акча туздыруны чүпкә дә санамый, ә алар бер көн тир түгеп эшләгәнме әле? Әти-әнисенең тапканын җилгә очыра. Аларга юл ачык, бөтен дөнья акчага корылган. Акчаң булса – диплом да бар, эш тә яхшы. Берәүләре көн-төн бил бөгә, авыр эштә эшли. Хөкүмәт уйлап чыгарган «ярдәм» – ипотекага, кредитка гомер көзенә кадәр түләргә дип, үз-үзен бәйләп куеп фатир ала. Кредит түләвен хезмәт хакыннан югары икәнен күбебез белә. Шуңа 8 сәгать түгел, 12 сәгать тә эшләп карый, мантый алмый. Баласын түләп укыту, түләүле медицина, түләүле түгәрәкләр.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Тулырак җомга газетасында (№5).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев