Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Җәяү йөри торган автобус»

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Инсаф Мингалиев, Юл иминлеге идарәсенең бүлек җитәкчесе Зөлфия Шакирова һәм ЯҮМР Әтиләр советы секретаре 16нчы мәктәптә балалар арасында юл травматизмын профилактикалау һәм яктырткыч элементларны йөртүне популярлаштыру максатында «Җәяү йөри торган автобус» шәһәр акциясен үткәрде.

Чара кысасында, балаларга Яшел Үзән муниципаль районында юл-транспорт травматизмының торышы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның әһәмияте һәм караңгы вакытта киемдә яктылык кайтартучы элементларны йөртү турында мәгъ лүмат җиткерелде, юл-транспорт һәлакәтләрен ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләнде. Балалар үзләре дә җәяүлеләр белән әңгәмәләр үткәрде, «Яшь җәяүле» белешмәлекләре таратты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев