Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хисләрем...

Күңелемдә ташкан хисләремне Йөрәк җылым аша кичерәм. Һәм аларны каләм очларына элеп, Шигъри юллар итеп күчерәм. Күңелем керсез минем, хисләрем саф, Шигырьләрем гади, нәкъ үзем. Һәрберсендә минем тойгыларым, Тормыш юлым, минем чын йөзем. Бик тә кырыс хөкем чыгармагыз, Укып чыкканнан соң китабым. Һәрбер шигырем ихлас хистән туган, Күңелемдә ташкач илһамым...

Газетабыз битләрендә басылган шигырьләре белән күпләрегезгә таныш Госман Вәлиуллинның яңа гына табадан төшкән китабы «Хисләрем» дип атала һәм әлеге шигъри юллар белән башланып китә.

 
Олы Ачасырда туып үсеп, Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче, Горький исемендәге Яшел Үзән заводының 119нчы цехында хуҗалык участогы мастеры булып эшләүче Госман абыйга без үз итеп кенә «Фигаро тут – Фигаро там» дигән исем тактык. 

 

Шуның хәтле тиз, әйтте икән – шул минутында ук эшләп куя торган кешеләр сирәк бит. Шигырьләрен дә автоматтан сиптергән кебек яза ул, көненә өчешәрне юллый. «Нишләтим, күңелгә килә дә, яз мине, ди», – дип көлә үзе. Иҗат итә башлавына барлы-юклы бер ел, шул вакыт эчендә 147 шигырь кергән, 290 битле җыентыгын бастырып та чыгарды.

 
– Шигырь язар өчен илһамны Ходай күкләрдән җибәргәндер дип уйлыйм. Чөнки шушы яшькә җитеп, шигырь язганым булмады. Дөресен генә әйткәндә, шигырьне укырга да яратмый идем. ел ярым элек ковид белән чирләдем. Ике атна буе авырткан башымны ни эшләтергә белмәдем. Терелгәннән соң күңелемдә шигырь юллары туа башлады, кулыма каләм алдым. Үзем дә шаккаттым. Шул авыру этәргеч булдымы инде, белмәгән. Кая барсам да, өйдә дә гел күңелемдә шигъри юллар туып тора. Бигрәк тә таң алдыннан уянып, күңелем белән шигырь язам, ди Госман Вәлиуллин.

– Бу беренче китабым, Аллаһ боерса соңгысы булмас, «Хисләрем»ә кермәгән шигырьләрем дә күп җыелды инде. Аны бастырып чыгарырга булышкан өчен «Яшел Үзән» газетасы редакциясенә, нәшер итү мөмкинлеге биргән өчен «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»на, анда эшләүче Людмила Хәйретдиновага ярдәме өчен, шигырьләремне укучыларга, үзләренең җылы фикерләре һәм тәнкыйтьләре өчен чын күңелемнән бик зур рәхмәтемне белдерәм. Исәнлек-саулык, озын гомер, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телим. Беренче китабыма язган шигырьләрем белән бергә яшьлегемә, үткән елларга, мәхәббәттә янып-көеп йөргән чакларыма әйләнеп кайттым. Туган авылымны, әти-әниемне бик тә яратам һәм сагынам. Шуңа күрә дә китабымда алар күбрәк урынны алып тора. Күңелемдәге хисләремне шигырь юллары аша җиткерергә тырыштым. Укучылар бик тә кырыс тәнкыйтьләмәсләр дип өметләнәм:

Күңелем керсез минем,
хисләрем саф,
Шигырьләрем гади, нәкъ үзем.
Һәрберсендә минем тойгыларым,
Тормыш юлым, минем чын йөзем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

19

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев