Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

WhatsApp чатларында Яшел Үзәндә "коронавируслы хатын-кыз" турында аудиоязма тараталар

Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. ⠀

WhatsApp чатларында аудиоязма таратыла, анда Яшел Үзәндә "катлаулы авырып киткән" хатын-кыз турында хәбәр ителә: "... стоматологиядә кискен авырып китүче хатын-кыз бар... аның каяндыр улы кайтуы ачыкланган... әлегә берни дә расланмаган, әмма ул шәһәр стоматологиясе белән элемтәгә кергән, әгәр расланса, бездә - Яшел Үзәндә коронавирус бар дигән сүз".

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәве турында хәбәр итәбез, бу - "фейк". Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең соңгы мәгълүматлары буенча, безнең районда коронавирус белән авыручылар табылмаган, санитар-эпидемиологик вәзгыять уңай. Коронавирус таралуын булдырмау буенча барлык чаралар тулы күләмдә үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев