Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Володин август аенда үз көченә керәчәк законнар хакында искәртте

Киләсе айда Россиядә пенсияләр, Федераль салым хезмәте һәм коралга кагылышлы берничә закон үз көченә керәчәк.

Парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин Дәүләт Думасы Telegram-каналында шулар хакында сөйләде.

Әйтик, яңалыкларның беренчесе эшләүче пенсионерларга кагыла.

«Эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе яңадан исәпләнәчәк. Бу ел саен эшләнә. Аның күләме узган ел эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият взносларының күләменнән чыгып билгеләнә», - дип искәртте ул.

Август аенда россиялеләр шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша үзмәшгульләр буларак исәпкә баса алачак. Әлеге хезмәттән Евразия икътисади берлеге, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары гражданнары да файдалана ала.

Август аеннан Федераль салым хезмәте, салым түләүче үзе рөхсәт биргән очракта, гражданинның мәгълүматларын өченче затларга тапшыра алачак.

Корал турындагы законга да үзгәрешләр керә, ул көпшәсе киселгән утлы ау коралы сатып алу шартларына кагыла. Моннан тыш, илдә корал сатып алырга хокукы булмаган кешеләр өчен аны коллекцияләү тыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев