Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Владимир Путин социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында игълан итте

Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча төбәк башлыклары белән киңәшмәдә булды.

Президент ана капиталына хокукы булган гаиләләргә ай саен 5 мең сум күләмендә өч яшькә кадәрге һәр балага өстәмә түләүләр бирә башлау турында указга кул куйды. Мондый түләүләр инде апрельдә, шулай ук, май һәм июньдә гамәлгә ашырылачак. Июньдә, вакытыннан бер айга алдан, өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләр башланачак.

- Вакытлыча эшсез дип танылган кешеләр өчен, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләр, шулай ук, башка пособиеләр исәпләгәндә элек эш урыны буенча алынган керемне исәпкә алмаска тәкъдим итәм, - дип билгеләде Путин.

Ярдәм чаралары, шулай ук, эшен югалткан һәм мәшгульлек үзәгенә 1 марттан соң мөрәҗәгать иткән кешеләргә дә кагыла. Аларга май һәм июньдә эшсезлек буенча автомат рәвештә югары планка буенча – 12 130 сум пособие түләргә тәкъдим ителә.

Ата-аналар вакытлыча эшсез булган гаиләләргә пособиедән тыш һәр балага 3 мең сум түләнәчәк.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы, хөкүмәтне паспортларны, машина йөртү хокукларын, башка таныклый торган документларны кимендә өч айга автомат озайту механизмын эшләргә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев