Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"ВКонтакте" шикле номерларны ачыклау эшен башлады

Бушлай сервис iOS һәм Androidта фон режимында эшли. Шул ук вакытта челтәргә керү таләп ителми.

Шалтырау вакытында система номерны оешмаларның үз базасы белән автомат рәвештә чагыштырып карый. Кушымта кайсы компаниядән шалтыратуларын, ә шикле номердан чакыруны «нежелательный» дип билгеләп үтәчәк.

Андый номерлардан шалтыратуны алгоритм мошенниклардан, коллекторлардан һәм төрле шикле оешмалардан итеп билгели.

Бушлай опцияне булдыру өчен «ВКонтакте» кушымтасының көйләүләрендә «номерны билгеләү» пунктын табарга һәм кертергә кирәк. Кайбер кулланучыларга бу яңалыктан инде кулланырга мөмкин, ә кайберәүләр аны тиздән алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев