Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вирусолог: Covid-19 - вакцина белән бәйле куркынычлардан мең тапкыр куркынычрак

Вакцинация коронавирус белән авырганнарга да файдага булачак, дип билгеләде Альберт Ризванов.

Covid-19 яңа тибындагы инфекциядән катлаулану яки үлем куркынычы, антиковид вакцинадан мөмкин булган куркынычларга караганда күпкә югарырак. Шуңа күрә вакцинация - бүгенге көндә пандемиядән бердәнбер реаль чыгу юлы. Андрей Кузьминга биргән интервьюсында мондый фикерне биология фәннәре докторы Альберт Ризванов әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, гадәти шартларда яңа вакцинаны тулысынча тестлаштыру өчен еллар узарга тиеш. Әмма хәзерге вәзгыятьтә булган барлык куркынычларны исәпкә алырга кирәк.

"Бу очракта, еллар буе көтсәк - күп кеше ул көнне көтеп ала алмаячак. Шуңа күрә бөтен дөньяда вакциналарны тиз теркәү бара. Һәм беренче чиратта аны организмга керткәннән соң ук кискен реакцияләрнең булмавын карыйлар ", - дип аңлатты галим.

Аның сүзләренчә, әгәр җитди өстәмә эффектлар вакцинациядән соң беренче 2-3 айда булмаса, киләчәктә аларның үсешенә шанслар минималь.

"Һәрхәлдә, вакцина белән бәйле куркынычларга караганда, коронавирустан зарарланып үлү куркынычы мең тапкыр югарырак ", - дип ассызыклады вирусолог.

Ул бу вакцинациянең халык өчен генә түгел, авыру кичерүчеләр өчен дә файдалы булачагын өстәде.

"Вакцинация - гамәлдәге иммунитетны көчәйтү. Шуңа күрә чирләгәннәргә дә файдага гына булыр», - дип йомгак ясады спикер.

Альберт Ризванов белән интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев