Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вируслы СМСлар акчасыз калдыра

Югары технология­ләр заманында бер-берең белән элемтәгә керү, аралашу яисә инде акча күчерү, Интернет кибетләр аша эш итү, сайтларга игъланнар урнаш­тыру бик уңайлы, әлбәттә. Сүз дә юк.

Хезмәт хак­ларын да банк карталарына гына күчерәләр. Телефоннарга  акчаның кайчан күчкәнен, ничә сум икәнен дә хәбәр итеп кенә торалар.

Әмма шул вакытта мошенниклар да йоклап ятмый. Алар уйлап чыгарганнарга таң каласың. Соңгы вакытта ялганның тагын бер төре яшел үзәнлеләрне дә шактый гына суммаларга «чишендергән».
Мошенниклар банк карталары  мобиль банк тоташтырылган кешеләргә танышлары исеменнән СМС, йә ММС-хәбәр җибәрә дә, телефонга вирус эләгә, система бозыла һәм картадан автомат рәвешендә кешенең бар булган акчасы минутлар эчендә юкка чыга. Шуннан соң табып кара син аларны.  Моның буенча эчке эшләр бүлегеннән алынган берничә мисалны китереп узу да җитә. Менә шулай Яшел Үзәндә яшәүче 46 яшьлек хатын-кызның телефонына «Тамара» исеменнән  смс-хәбәр килә.  Телефонга кертелгән  контактлары арасында Тамара атлы дусты булгач, хәбәрне алучы хатын артык шикләнеп тормый һәм  СМСтагы «fotocm.ru/mms/?rv/ от Тамара» сылтамасына баса.  Шуннан соң бу хатынның телефоны функцияләр үтәүдән туктый. Кәрәзле телефоннар сервисы хезмәтендә аңа  телефонның вирус­тан бозылуын һәм аннан автомат рәвештә  банк картасы исәбеннән «Мобиль банк» хезмәте аша акчаның алынып торуын аңлаталар. Ярый әле бу ханымның исәбендә нибары бер мең сум гына акчасы була. 100 меңе булса, анысы да билгесез юнәлештә китәр иде. Акчаның башта  аның абонент номеры исәбенә, ә аннан соң башка кәрәзле телефон операторының абонент номерына күчерелүе ачыклана.   Югарыда әйтелгән  «fotocm.ru/mms/?rv/ от Тамара» сылтамасының компьютер информациясенә керү мөмкинлеге биреп, смартфонны саклау чараларын нейтральләштерүе һәм шуның белән мобиль банк системасы аша санкцияләнмәгән транзакцияләр алып бара торган  зыянлы программа кертелүе беленә. Тикшерүләр барышында шундый зыянлы сылтама җибәрүченең Омск өлкәсендәге  МТС операторыннан икәнлеге ачыклана. Абонент номерының хуҗасын ачыклау өчен  Омскига запрос җибәрелә. Җавап әлегә килмәгән.
Тагын шулай, Яшел Үзәндә яшәүче 67 яшьлек  хатынның телефонына ММС-хәбәр килә. Шуннан соң аның смартфоны сбой биреп, банк картасыннан 950 сум акчасы алына.
Менә шундый факт­ларны күп китерергә була. Шуңа күрә телефонга килгән хәбәрләрдәге шикле сылтамаларга ышанмаска кирәк дип кисәтергә генә кала. Остара ялганчылар, остара.  Заман вирусы кешеләрне генә түгел, телефоннарны да кызганмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев