Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Винни-Пухның "әтисе" - мультипликатор Зуйков коронавирустан вафат булды

Ул СССРның мультипликация классикасы һәм анимация хитларының "алтын коллекциясе" авторларының берсе иде.

Винни-Пухны һәм башка бик-бик-бик күпләрне, Робинзонны ("м/ф "Остров"), "Мин сиңа бу йолдызны бүләк итәм", "Фильм, фильм, фильм" персонажларын ясады...

Ул СССРның мультипликация классикасы һәм анимация хитларының "алтын коллекциясе" авторларының берсе иде. Илебез мультипликациясе классигы, Халиф-аист һәм Икарны сурәтләгән кеше, сарай сыерын һәм патша бутербродын романтикалаштырган, безнең хәтердә Арыслан һәм Үгезнең мәһабәт образларын мәңгегә гәүдәләндергән; дөньяга режиссер, сценарист һәм башкаларның харизматик типларын тәкъдим иткән шәхес.

Ә менә үзебезнең, СССРның анимация хитлары арасында “алтын коллекция”нең энҗе бөртегенә әверелгән (инглиз Винние түгел) Винни мультсериалы өстендә эшләве турында Владимир Зуйков журналистларга түбәндәгеләрне сөйләгән.

Баксаң, Пух образын художник үзенең сугышка кадәр үк булган иске һәм яраткан аю баласы уенчыгыннан алган икән. “Винни туп-түгәрәк, йолкыш, йонлач, төрле якка йөннары тырпаеп торган рәвештә килеп чыкты. Йөзе тупас, күзләре төрле размерда. Әмма беренче вариантны бракладылар”.

Аю баласын ясап карарга омтылучылар күп була, Эдуард Назаров һәм Владимир Зуйков парлашып ясый, әмма режессер Хитрук нидәндер гел канәгать булмый. Студиягә Евгений Леонов килеп керә һәм микрофон янына килеп, ничектер, оялчан гына башын бора, шаян елмаеп куя. Шунда барысы да “ах” итә: “Менә бит ул Винни Пух!” Леонов аю баласына тавышын гына бүләк итеп калмый, героеның прототибы да була. Шуннан бирле дуслары һәм җанатарлары Евгений Павловичны “безнең мәрхәмәтле Винни-Пух” дип йөртә башлый.

- Ә җәмшәйгән колагы? Мин, шулай яхшырак булыр, дип уйладым, - дип өсти Зуйков. – Режессер хуплады: янәсе, ул аның шундый, чөнки Пух шул ягында йоклый...

2020 елда ул хезмәттәшләре тарафыннан, мәдәниятне һәм анимация сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Россия Президенты премиясенә тәкъдим ителде. Бу зур хезмәте мультипликация персонажлары плеядасын булдыруда, аларда ватан анимациясенең традицияләре һәм сәнгати күптөрлелеге ачык һәм үзенчәлекле гәүдәләндерелүдә чагыла.

Әмма, коронавирус, Коммунарка, ИВЛ.
Аңа 86 яшь иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев