Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Велосипедыңны сакла!»

Җәй җитү белән велосипедлар урлаулар дәвам итә. Бүгенге көнгә Яшел Үзәндә – 22, Васильевода 5 велосипед урланган. Шул сәбәпле 21 июльдә Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре чираттагы тапкыр «Велосипедыңны сакла!» акциясен уздырды.

Бу юлы полицейскийлар  велосипедларны  Яшел Үзәндә – «Маяк» спорт базасында, Васильевода – «Эссен» кибете янында һәм Осиновоның «Радужный» микрорайонында исәпкә куйды. Өч сәгать эчендә полицейскийларга 30га якын велосипедчы мөрәҗәгать итте. Аларның барысына да ике тәгәрмәчле транспортның күбрәк йорт подъездларыннан урлануы турында  искәртеп әйтелде. Аларны подъездларда, балалар мәйданчыкларында, базар һәм кибет яннарында калдырырга ярамый. Полицейскийлар велосипед хуҗаларын  игътибарлы булырга һәм угонга каршы чаралар кулланырга чакыра.
Ел башыннан барлыгы 1000 велосипед исәпкә куелган.

Лилиана Славкина.

Автор фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев