Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода универсаль спорт залы үз ишекләрен ачты

Биредә 800гә якын кеше шөгыльләнә ала.

2020не уңышлы ел дисәк, арттыру булмас, мөгаен. Район һәм шәһәрдә күпме социаль объектлар салынды, республиканың милли программалары буенча мәдәни һәм мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды.

Кичә исә, «Васильево» уни версаль спорт залы үз ишекләрен ачты. Ике катлы, 1 432 квадрат метр мәйданны биләүче бу бина агымдагы елның февралендә төзелә башлаган иде. Ул «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе һәм республика бюджетларыннан финансланды.

Васильеволылар мондый бина турында, әлбәттә, хыялланды. Аның беренче катында өске киемнәрне салу, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен киенү-чишенү бүлмәсе, спорт уеннары өчен зал һәм башкалар урнашкан. Икенче катында исә, тренерлар белән шөгыльләнү өчен ун кешелек бүлмә, азык кабул итү почмагы урын алган. Универсаль спорт залында шөгыльләнүчеләр санын 611дән 771 кешегә кадәр арттырырга исәп тоталар. Футбол (хатын-кызлар өчен дә), баскетбол, бокс, джиу-джитсу, «Сетокан» көнчыгыш хәрби көрәше, чаңгы узышлары буенча шөгыльләнәчәкләр.

Спорт залын ачу тантанасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов, район җитәкчелеге катнашты.

– Бистәгездә зур бәй рәм. Бүген Яшел Үзән районында рес публикабызның 28 программасы гамәлгә ашы рыла. Әлеге объект «Спорт – тормыш нормасы» милли проекты буенча төзелде. Республикага, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Бүген республикада спорт, мәгариф, мәдәният – барысы да бер юлы үсә. 50 меңнән артык объект эшли, аларның саны ел ахырына кадәр артачак. 50дән артык республика прог раммалары гамәлгә ашырыла. Һәм бер генә республика да мондый уңыш белән мактана алмый. Алар Татарс танга ак көнләшү белән карый. Васильевода мондый матур объектларның киләчәктә дә төзелүен телим, – диде министр Фәрит Хәнифов.

– «Васильево» универсаль спорт залы кебек искиткеч бина ачылу белән чын күңелемнән котлыйм. Бу Татарстанда федераль программа ярдәмендә салынган өченче объект. Моңа кадәр бассейн һәм боз сарае төзегән идек. Рес публикада ТР Президенты ярдәмендә бик күп программалар гамәлгә ашырыла. Һәр район үзәгендә бассейн, йә булмаса, менә шундый универсаль спорт заллары бар. Биредә уеннар һәм спорт белән индивидуаль шөгыльләнү яраклашырга тиеш. Васильевода спортчылар күп һәм алар киләчәктә республиканың гына түгел, ә Россиянең горурлыгы булсын иде. Әлеге зал спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр өчен генә түгел, ә теләге булган җирле халык өчен дә һәрвакыт ачык булсын, – дип теләкләрен җиткерде ТР спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов.

Яңа спорт залы ачылу тантанасында, әлбәттә инде, төзүчеләргә, бу хыялны тормышка ашыруда өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм дусларча баскетбол матчы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев