Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода кинематограф йолдызлары яки самбо буенча Раштуа ярышлары (Фоторепортаж 2нче өлеш)

Васильево бистәсендәге «УНИКС» спорт базасында ел саен уздырылучы дзюдо һәм самбо буенча «Раштуа-2018» турниры төгәлләнде. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелде. Быелгы ярышларда катнашу өчен 418 спортчы заявка биргән иде, бу 2016 ел белән чагыштырганда 100 кешегә күбрәк.

– Самбо һәм дзюдо кебек көрәш төрләре белән кызыксыну елдан-ел арта, – дип сөйли ЯҮМР самбо һәм дзюдо буенча федерация президенты һәм турнирны оештыручы Андрей Николаев. – Хакимият һәм хөрмәтле спонсорларыбыз ярдәме белән менә инде икенче ел спортчыларыбызны бушлай урнаштырабыз. Быел катнашучылар саны күп булу аркасында «УНИКС» базасындагы кунакханә белән бергә «Васильевский» шифаханәсенең балалар корпусын да арендага алдык. 
Болардан кала, ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары өчен спонсорлар («Горький исемендәге завод» һәм «Серго исемендәге завод» производство берләшмәсе) турнир җиңүчеләре һәм призерлары медальләре эшләде. 
Режиссер Георгий Шенгелиянең «Чистая победа» фильмында төп рольне башкаручы самбо буенча спорт мастеры Дмитрий Гончаровның һәм театр-кино артис ты Владимир Нисковның, ягъни фильмда тренер ролен башкаручы Звонаревның Раштуа турнирына килүләре көтелмәгән хәл булды. «Кинематографка бернинди катнашыгыз булмыйча Шенгелия фильмында төп рольләрнең берсен башкаруыгыз ничек килеп чыкты?» дигән сорауга Дмитрий Гончаров гади генә җавап бирде. Аны башта кире герой буларак эпизодик рольдә генә төшерергә тиеш булганнар икән. Соңыннан бу рольне аның спортчы дусты башкарган. 

– Очрашудан соң «Чистая победа» фильмы режиссеры Георгий Шенгелия сценарий белән ныклабрак танышырга тәкъдим итте. Ә бит мин кайчандыр театр институтында укыган идем, әмма аны тәмамламыйча, спортка киттем, – ди Дмитрий. 
Шулай итеп, Дмитрий Гончаровны төп рольгә раслыйлар. «Бу искиткеч мавыктыргыч булды һәм мин яраткан спорт төрем турындагы фильмда төп рольне башкару мөмкинлеге тудырганы өчен язмышыма чиксез рәхмәтлемен», – ди Дмитрий Гончаров. 
Турнир фишкасы Дмитрий Гончаров башкарган Костядан, ә аны малай һәм кызлар бик яратты, мастер-класс булды. Дмитрий белән бергә Владимир Нис ков та шактый күп автограф таратты, бары тик шуннан соң гына миңа «За последней чертой» (1991), «Сокровища мертвых» (2003) һәм, әлбәттә инде, «Чистая победа» (2012) кебек танылган картиналарда уйнаган Россия актеры белән аралашу бәхете елмайды. 
– Фильмга әзерлек шактый озакка – ике елдан артыкка сузылды, – дип сөйли Владимир Нисков. – Әгәр укучы роленә Шенгелия спортчыны алырга карар кылган булса, миңа самбо һәм дзюдо нигезләрен үземә өйрәнергә туры килде. Травмалар да алдым, берни дә барып чыкмаячак дип, күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлар да булды. Соңгы эпизодларны – финал сугышларын төшерү минем өчен аеруча авыр бирелде. Көн саен барган тренировкаларда мин хәтта авырлыгымны да югалттым. 
Актер Костяның тренеры һәм остазы Николай Михайлович Звонарев роленә шулкадәр кереп китә ки, нинди генә турнирларга һәм ярышларга бармасын, аның янына спортчылар, малайлар һәм кызларның әти-әниләре килә, үзләренең балаларын самбо секциясенә Владимир Нисковка язарга үтенәләр икән. 
– Никадәр генә үземнең спортсмен түгел, ә бәлки актер икәнлегемне расласам да, алар ышанмый. Минем хәтта фильм төшерү барышында йөрешем дә үзгәрде һәм мин аннан берничек тә котыла алмыйм, – дип көлә Владимир. 
Бүгенге көндә Владимир «Медное солнце» фильмында төшә. Бу картина 1991-92нче елларда Советлар Союзы таркалу турында. Майда бу фильм экранга чыга. 
Бик тә яхшы, безнең балалар хәзер спортка тартыла, шушы искиткеч оештыручылар һәм спонсорлар аркасында шушындый бәйрәмнәр оештырыла. Чиста җиңүләр сезгә, малайлар һәм кызлар! 
Яшел Үзән районы горурлыгы булган призерларыбыз: 
«Җиңүгә омтылыш өчен» призын Ярандаев Маркел, «Иң яхшы техника өчен» призны Гришин Егор алды. 

  • Самбо буенча «Рашута-2018» турниры җиңүчеләре һәм призерлары: 
    2004-2005 елгылар 
    I урын – Севелиров Сергей ( 32 кг); 
    III урын – Ярандаев Маркел ( 32 кг); 
    II урын – Власовский Виктор (42 кг); 
    I урын – Марюшин Тимофей ( 50 кг); 
    I урын – Зорин Максим (54 кг); 
    I урын – Кәримов Инсаф (65 кг);
  •  
    II урын - Азин Айдар (65 кг); 
    II урын – Савина Алена (43 кг). 
    «Җиңүгә омтылыш өчен» призын –Алена Савина, «Иң яхшы техника өчен» призын Марюшин Тимофей алды. 

    Дзюдо буенча «Раштуа-2018» 
    турниры призерлары: 
    2006-2007 елгылар 
    III урын – Николаев Алексей (38кг); 
    III урын – Бурдина Александра (28 кг).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев